Нәтиҗәләр саны: 10934000 (18841306), эзләү 0.330 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. әмма котб тәрҗемә өчен сайлаган «хөсрәү вә ширин» дә исә мәхәббәт акылга буйсынган; сөю хисе нинди генә көчкә ия булса да, акыл аны үз кулында тота, гашыйкка намусын югалтырга, шәхси теләкләренә бирелеп, йөз суын түгәргә, кешелеклелек сыйфатларын җуярга ирек бирми. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  2. Киресенчә, акылын, намусын саклаган кеше генә чын мәхәббәт өчен көрәшкә сәләтле, ә мондый иҗтимагый конкрет, акылга муафыйк мәхәббәт исә хөкемдар белән мәгърур патшаны да начар холыклардан арындыра ала … Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  3. низами әсәренең шушы сыйфатына игътибар итсәк, котбның иҗтимагый йөзе тагы да ачыклана төшә. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  4. Поэмада куелган икенче бик мөһим мәсьәлә — ул эшне, хезмәтне, һөнәрне мактау; эш, хезмәт, һөнәр әһелләрен мактау юлы белән аларның байлык, вөҗданлылык, гаделлек җәһәтеннән хаким сыйфатлардан аерылып торуын күрсәтү. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  5. Тәхет иясе хөсрәүгә ташчы-һөнәрче фәрһадны каршы кую, шул чор өчен, хөкем сөрүче сыйныфка хезмәт ияләрен каршы кую булып яңгырый. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  6. хөсрәү — матур, акыллы, гыйлем-хикмәт өйрәнгән, сугыш һөнәрен яхшы белгән, арыслан үтерерлек көчкә ия батыр кеше. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  7. әмма ул власть көче белән исергән мәгърур эгоист, башкаларны үзенә кол итәргә омтылган, хатын-кызны нәфес ихтыяҗларын үтәү өчен генә яратылган, дип инанучы, ширин әйтмешли, икейөзле, ике сүзле, көндәшен явызларча үтерүче, мәкерле, залим бер зат. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  8. Аның каршысы булган фәрһад исә эчкерсез, намуслы, тугры сүзле, дөрес табигатьле, чын күңелдән сөя белүче, үз эшенә фидакярләрчә бирелгән чын рәссам. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  9. Боларны каршы кую низами иҗатында очраклы булмаган кебек үк, котбның шушы сюжетны сайлап, аны үз ана телендә яңгыратуы, кайбер фикерләрне, социаль мотивларны көчәйтеп, кискенләштереп җибәрүе дә очраклы түгел, әлбәттә. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ
  10. Чыннан да котб поэмасы, гәрчә ул ярыморигиналь, ярымтәрҗемә әсәр булса да, үзенең идея юнәлеше, художество байлыгы белән үзеннән соңгы төрки-татар әдәбиятына зур йогынты ясады. Б. Э. Хакимов . «ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН» ПОЭМАСЫНЫҢ ТАРИХЫ